Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе консультацияләр һәм бизнесны тикшерү өчен цифрлы карар кертте. Хәзер ведомство белгечләре читтән торып профилактик визитлар һәм консультацияләр уздырырга мөмкинлек бирә торган «Мобиль инспектор» мобиль кушымтасын куллана.
«Госуслуги» порталы аша эшмәкәрләр инспекторлар белән онлайн-консультациягә язылырга мөмкин. Яшел Үзән территориаль органының әйдәүче белгече Елена Сазонова шәхси эшмәкәргә алкоголь һәм энергетик эчемлекләр сатуда закон таләпләрен үтәү буенча консультацияләр бирде. Балигъ булмаганнарга продукция сату кагыйдәләре, мәҗбүри маркировка таләпләре һәм закон бозган өчен җаваплылык аңлатылды.