2013 елның 12 декабре – Россия Федерациясендә гражданнарны кабул итүнең бердәм көне

2013 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Президенты кушканча, Россия Федерациясе Конституциясе көнендә, 2013 елның 12 декабреннән башлап, ел саен Мәскәү шәһәрендә Россия Федерациясе Президентының Гражданнарны кабул итү бүлмәсендә, Россия Федерациясе Президентының федераль округлардагы һәм Россия Федерациясе субъектларының административ үзәкләрендәге кабул итү бүлмәләрендә (алга таба – Россия Федерациясе Президентының кабул итү бүлмәләре), федераль башкарма хакимият органнарында һәм аларның тиешле территориаль органнарында, федераль дәүләт органнарында һәм аларның тиешле территориаль органнарында, Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте башкарма органнарында (алга таба – дәүләт органнары) һәм җирле үзидарә органнарында җирле вакыт белән 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр гомумроссия гражданнарны кабул итү көне үткәреләчәк.

Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучы хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә гомумроссия гражданнарны кабул итү көне 2013 елның 12 декабрендә түбәндәге адрес буенча уздырыла: Казан ш., Һади Такташ ур., 94 й.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесенең кабул итү бүлмәсендә (т.278-92-00), шулай ук ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль бүлекләрендә түбәндәге телефоннар аша шәхсән кабул ителүгә алдан язылып куярга була (кабул ителүгә килгәндә үзең белән паспорт алып килү шарт):

Казан территориаль органы: (843) 277-94-96

Әлмәт  территориаль органы : (8553) 22-21-33

Арча территориаль органы : (84366) 3-28-93

Зеленодол территориаль органы : (84371) 4-58-78

Чаллы территориаль органы: (8552) 71-43-03

Түбән Кама территориаль органы:( 8555) 36-63-76

Чистай территориаль органы: (84342) 5-49-56

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эш режимы:

Дүшәмбе Пәнҗешәмбе: 8.30 - 17.30

Җомга: 8.30 - 16.15

Төшке аш вакыты: 12.00 - 12.45

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International