Әлмәттә журналистларны бүләкләделәр

2026 елның 12 гыйнвары, дүшәмбе

Әлмәттә кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктырту конкурсында катнашкан журналистларны бүләкләделәр. Бүләкләрне Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре тапшырды. Чараның максаты-гражданнарның хокукларын саклауга игътибарны җәлеп итү, юридик грамоталылыкны арттыру һәм куллануга җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру.

«Теманы оригиналь яктырту өчен» номинациясендә ЮВТ-24 («Әлмәт-информ») телеканалы һәм «Хезмәт байрагы» газетасының баш мөхәррире Тимур Туманов призерлар булдылар.

Конкурста катнашучыларның материаллары төбәк халкының хәбәрдарлыгын арттыра һәм кулланучының хокукларын һәм бурычларын ачыкларга ярдәм итә. Оештыручылар кулланучылар хокукларын яклауда журналистлар белән киләчәктә хезмәттәшлек итүнең мөһимлеген билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International