Мамадыш районында күчмә киңәшмә

2013 елның 3 декабре, сишәмбе

2013 елның 3 декабрендә Мамадыш муниципаль районында юридик затлар һәм хосусый эшмәкәрләр белән киңәшмә булды. Мамадыш районында алкогольле һәм спиртлы продукция сатучы затлар өчен күп мәсьәләләрне үз эченә алган киңәшмә күчмә чараның төп вакыйгасына әйләнде. Әлеге киңәшмәдә Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Петрович Иванов, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы начальнигы урынбасары Мария Петровна Швецова, башка кызыксынулы затлар катнашты.  ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы начальнигы урынбасары Мария Петровна Швецова “Мамадыш районында хәмер базарының торышы” дигән темага чыгыш ясады.

Мария Петровна үзенең чыгышында 2013 елда Казахстан Республикасыннан кертелә торган, шулай ук сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләрендә тиешле лицензиясез сатыла торган алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм кисәтү эшенең дәвам иттерелүен искәртте.  

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы 2013 елның 11 аенда Мамадыш районында Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре белән берлектә  Казахстанда җитештерелгән хәмер продукциясен сатудан алу белән төгәлләнгән лицензиясез эшчәнлекнең бер очрагын билгеләгән.

Шулай ук Яңа ел, Раштуа  бәйрәмнәрен үткәрү чорында, алкогольле һәм спиртлы продукция сату һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законы санга сукмау очракларын ачыклау, аларны булдырмый калу максатыннан чыгып, башка күзәтчелек һәм контрольлек органнары белән берлектә дежур торулар һәм уртак рейдлар оештырылачак,  дип өстәде Мария Швецова. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International