Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре полиция бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә Казахстан Республикасында җитештерелгән алкогольле продукцияне ташуның (алга таба сатып җибәрү максатында) түбәндәге очракларын билгеләде:
– 27.11.2013 ел, гр. Ш. автомобилендә Азнакай-Ютазы автомобиль юлының 1 нче чакрымында Казахстан Республикасында җитештерелгән 1320 шешә алкогольле продукция;
– 28.11.2013 ел, Чаллы шәһәрендә яшәүче гр Б. автомобилендә Чаллы-Әлмәт автомобиль юлының 77 нче чакрымында Казахстан Республикасында җитештерелгән 1770 шешә алкогольле продукция;
– 01.12.2013 ел. Түбән Кама шәһәрендә яшәүче гр Ф. автомобилендә Чаллы-Әлмәт автомобиль юлының 78 нче чакрымында Казахстан Республикасында җитештерелгән 225 шешә алкогольле продукция;
– 02.12..2013 ел. Зәй шәһәрендә яшәүче гр Д. автомобилендә Чаллы-Әлмәт автомобиль юлында Казахстан Республикасында җитештерелгән 2793 шешә алкогольле продукция.
Алкогольле продукциянең һәммәсендә билгеләнгән үрнәктәге акциз маркаларының булмавы ачыкланды. Бу очраклар буенча административ тикшерү алып барыла.
Шуны да искәртеп үтәргә кирәк: контрафакт алкоголь җибәрүчеләр сатып алучыларны бәясе белән генә түгел, шешәләрнең бизәлеше белән дә кызыктырырга тырыша. Әйтик, соңгы вакытларда автомобиль йөртүчеләрдән тартып алынган шешәләр Яңа ел бәйрәменә багышлап бизәлгән.