2025 елда Кулланучылар хокукларын яклау буенча олимпиадада Чистай территориаль органы карамагындагы районнарның 626 укучысы катнашты.
Олимпиада йомгаклары буенча Чистай шәһәренең 1 нче урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Алина Ибраһимова, Чистай шәһәренең 3 нче гимназиясенең 11 нче сыйныф укучысы Арина Хәсәнова, Нурлат шәһәренең 3 нче урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Аделя Бобкова «кулланучылар грамоталылыгы нигезләрен өйрәнүдәге казанышлары өчен» һәм «кулланучылар белемен алуда активлык һәм максатчанлык өчен»номинацияләрендә призерлар булдылар. Чистай территориаль органы башлыгы Александр Панов укучыларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесенең Рәхмәт хатлары укучыларны Олимпиада хәрәкәтенә актив җәлеп итү исәбенә кулланучылар белемен үстерүгә зур өлеш керткән җәмгыять белеме укытучыларына һәм мәгариф идарәсе хезмәткәрләренә тапшырылды.