Кулланучылар хокукларын яклау буенча олимпиада призерын хөрмәтләделәр

2026 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Агерҗе муниципаль районы хакимиятендә «кулланучылар хокукларын яклау»темасына олимпиада призерын бүләкләү тантанасы булды. Агерҗе шәһәренең 3нче мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Алина Камалетдинованы район башлыклары Ленар Нургаянов һәм Яр Чаллы территориаль органы белгеч-эксперты Лилия Гуляева котладылар. Укучының остазы да грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр алды.

Исегезгә төшерәбез, олимпиада республикада 2013 елдан бирле үткәрелә. Ул мәктәп укучыларының куллану грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International