2026 елның 14 февралендә Бөтен ил буйлап «Россия чаңгы юллары»чаңгы ярышлары узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече «Ак Барс» Нурлат чаңгы базасы территориясендә узган массакүләм спорт чарасында катнашты. Ярышларда төрле яшьтәге һәвәскәр спортчылар катнашты.
Елдан-ел «Россия чаңгы юлы» бөтен илне, барлык спорт сөючеләрне берләштерә һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый торган бөтен илнең спорт тормышында әһәмиятле вакыйгага әверелә бара!