Лениногорск районында алкогольнең законсыз әйләнешенә каршы көрәш буенча эшлекле киңәшмә узды

2026 елның 20 феврале, җомга

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы башлыгы Миләүшә Михеева һәм Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гөлназ Иванова җирле алкоголь продукциясен сату вәзгыяте һәм аны сатуны арттыру чаралары турында фикер алыштылар. Татарстан брендларына ярдәм итүгә һәм кулланучыларда регионның сыйфатлы һәм куркынычсыз продукциясенә өстенлек бирүгә басым ясалды. Катнашучылар узган ел һәм быел гыйнвар аенда сату күләмнәренең кимүен билгеләп үттеләр, җирле җитештерүчеләрнең ассортиментын киңәйтергә һәм кибет киштәләрендә товарлар тәкъдим итүне арттырырга тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International