Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хәбәр иткәнчә, 2026 елга контрольдәге субъектлар белән гавами фикер алышулар уздыру планы-графигы нигезендә алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук куллану һәм административ практика мәсьәләләрен Казан шәһәренең хуҗалык субъектлары белән тикшерү буенча гавами чара үткәреләчәк. Чараның исеме: алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук куллану һәм административ практика йомгаклары. Чараны үткәрүче контроль-күзәтчелек органы исеме: Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы. Докладчы-Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Егорова Марина Ивановна. Чараны үткәрү датасы һәм вакыты: 2026 елның 18 марты, 10.00 сәгатьтә. Чараны үткәрү урыны: Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе бинасы (Казан шәһәре, Восстание ур., 82 йорт, 2 кат, актлар залы). Чараның статусы: планлаштырылган. Чараның кыскача тасвирламасы: алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда хокук куллану практикасы нәтиҗәләре буенча фикер алышу; ачыкланган хокук бозулар сәбәпләрен анализлау һәм гамәлдәге законнарның контрольдәге субъектларына аңлату. Чара нәтиҗәләренең кыскача тасвирламасы: чара тәмамланганнан соң катнашучыларга кызыксындырган мәсьәләләр буенча тиешле консультацияләр һәм тәкъдимнәр биреләчәк. Гавами чарада катнашу өчен теркәлергә һәм күрсәтелгән тематика буенча кызыксындырган сорауларны 17.03.2026 елга кадәр электрон адреска җибәрергә мөмкин: Marina1.Egorova@tatar.ru Мәгълүматны 8 (843) 278 91 93 телефоны буенча ачыкларга мөмкин.