Күп функцияле үзәктә консультация өстәле уздырдылар

2026 елның 4 марты, чәршәмбе

Әлки районы КФҮ филиалында Чистай территориаль органы хезмәткәре Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган кулланучылар хокуклары буенча консультация үткәрде. Гражданнарга товарлар куркынычсызлыгының мөһимлеге, кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нигезләре, дәгъвалар бирү тәртибе һәм аларны карау сроклары турында мәгълүмат бирделәр. Консультант искәрткәнчә, кыенлыклар килеп чыккан очракта гражданнар документлар төзүдә ярдәм сорап инспекциянең территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International