Чистай территориаль органы белгече Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Яңа Чишмә авылы халкы белән очрашу үткәрде. Товарлар куркынычсызлыгы һәм кулланучылар хокуклары мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Катнашучыларга дәгъва бирү тәртибе турында сөйләделәр һәм сорауларга җавап бирделәр. Алга таба өйрәнү өчен брошюралар һәм газеталар бирелде.