Кулланучылар өчен уртак күчмә чара уздырылды

2026 елның 6 марты, җомга

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен ел саен 15 мартта билгеләп үтәләр. 2026 елда лозунг «куркынычсыз товарлар, ышанычлы кулланучылар»дип яңгырый. Әлмәт территориаль органы һәм Азнакай районы башкарма комитеты белгечләре Азнакай КФҮ филиалында шәһәр һәм район халкы өчен консультация үткәрделәр. Гражданнарга кулланучылар хокуклары турында хәбәр иттеләр, сорауларга җавап бирделәр һәм сатучылар белән конфликтларның типик ситуацияләрен ачыкларга ярдәм иттеләр. Катнашучыларга мәгълүмати буклетлар тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International