Зәй-Каратай авылында кулланучылар хокукларын яклау турында әңгәмә

2026 елның 11 марты, чәршәмбе

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан җирле мәдәният йортында Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы һәм Лениногорск районы башкарма комитеты белгечләре тарафыннан оештырылган очрашу булды. Кунакларга продуктларны сайлаганда саклык чаралары һәм мобиль кушымталар кулланып контрафактны ачыклау ысуллары турында сөйләделәр. Онлайн-сатып алулар кагыйдәләренә аерым игътибар бирделәр.

Катнашучыларга файдалы тәкъдимнәр белән мәгълүмати брошюралар һәм газеталар тараттылар. Очрашу җирле халыкның юридик хәбәрдарлыгын арттырырга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International