Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Чистай территориаль органы хезмәткәре лак-буяу товарлары сатучы кибеттә кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды һәм гражданнарны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
Кулланучыларга товарларны сатып алыр алдыннан продуктның үзлекләрен өйрәнергә киңәш ителә. Барлык кирәкле мәгълүмат, кагыйдә буларак, товар төргәгендә күрсәтелә. Кибет консультантына киңәш сорап мөрәҗәгать итәргә була. Белгеч киңәшенә һәм җитештерүче мәгълүматына таянып, ышанычлы, эстетик һәм куркынычсыз булачак лак-буяу материалын тиз арада сайлап алырга мөмкин.