Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Елена Черных Җәлил гимназиясенең сигезенче сыйныф укучылары белән әңгәмә үткәрде. Ул балаларга товарларны һәм хезмәтләрне куркынычсыз сайлау кагыйдәләре, продуктларның составын һәм яраклылык срокларын тикшерүнең мөһимлеге, шулай ук товар турында тулы мәгълүмат алу хокукы турында сөйләде. Мондый чаралар җаваплы куллануны һәм үз хокукларыңны яклый белүне формалаштырырга ярдәм итә.