Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Әлмәт территориаль органы һәм Роспотребназор белгечләре Бөгелмәнең «Радуга» социаль үзәгендә өлкән яшьтәге гражданнар белән очрашу үткәрделәр. Экспертлар кулланучылар хокуклары, сыйфатсыз товарларны кайтару үзенчәлекләре, дәгъваларны рәсмиләштерү һәм интернет-шопинг куркынычлары турында сөйләделәр. Катнашучыларга файдалы белешмәләр һәм мәгълүмати материаллар тапшырылды.