Түбән Кама территориаль органы һәм башкарма комитеты белгечләре Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында кибетләр һәм туклану предприятиеләре буенча рейдлар үткәрделәр. 2026 елның темасы «куркынычсыз товарлар, ышанычлы кулланучылар»шигаре булды. Сатып алучыларга сыйфатлы продуктлар сайлау кагыйдәләре турында мәгълүмат бирделәр, төргәктәге мәгълүматны тикшерергә һәм «Честный знак»кушымтасыннан файдаланырга киңәш иттеләр. Буклетлар тараттылар, күпфункцияле үзәктә яшәүчеләргә консультацияләр бирделәр.