Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең 2025 елгы эшенә йомгак ясалды

2026 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

2026 елның 18 мартында Казанда Татарстан Республикасы премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә Татарстан Республикасының алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнешен контрольдә тоту советы утырышы узды.

Игътибар үзәгендә-Дәүләт алкоголь инспекциясенең узган елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре. Төп доклад белән ведомство җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов чыгыш ясады. Ул ирешелгән нәтиҗәләргә җентекләп тукталды һәм төбәк территориясендә алкоголь продукциясенең легаль булмаган әйләнешен булдырмауга юнәлдерелгән чаралар комплексын тәкъдим итте.

Повестканың аерым пункты - алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләү. Кулланучылар базарында дәүләт контролен тәэмин итүгә һәм хокук бозуларны кисәтүгә керткән зур өлешләре өчен Дәүләт алкоголь инспекциясенең биш хезмәткәре «Татарстан Республикасының Атказанган халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре»дигән мактаулы исемгә лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International