РАР декларацияләр кабул итү тәртибе турында хәбәр итә

2013 елның 10 декабре, сишәмбе

“Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү, аның әйләнеше һәм (яки) куллану күләме, производство егәрлекләрен куллану  турында декларацияләр тапшыру кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү хакында” 15.11.2013 ел, №1024 Россия Федерациясе Хөкүмәте карары (алга таба – №1024 карар) нигезендә, “Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү, аның әйләнеше һәм (яки) куллану күләме, производство егәрлекләрен куллану  турында декларацияләр тапшыру хакында” 09.08.2012 ел, №815 Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән расланган Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү, аның әйләнеше һәм (яки) куллану күләме, производство егәрлекләрен куллану  турында декларацияләр тапшыру кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде.

№1024 карарның 3 пункты нигезендә, әлеге карар 2014 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә. Алкоголь базарын җайга салу буенча федераль хезмәтнең Декларацияләү идарәсе түбәндәгеләргә игътибарны җәлеп итә. 2013 елның IV кварталы өчен:

1. электрон документ рәвешендәге декларацияләр телекоммуникацион элемтә каналлары аша тапшырыла;

2. декларацияләр 23.08.2012 ел, №231 “Росалкогольрегулирование” боерыгы  (23.08.2012 елгы ред.) белән расланган Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү, аның әйләнеше һәм (яки) куллану күләме, тутыру тәртибе нигезендә тутырыла;

3. №8 кушымта нигезендәге форма буенча декларация тапшырылмый;

4. 2013 елда сыра һәм сыра эчемлекләрен, сидр, пуаре, медовуха җитештерү белән шөгыльләнүче оешмалар тарафыннан №10 кушымта нигезендәге форма буенча декларация тапшырылмый;

5. “Алкоголь микъдары аз булган продукция” (“Слабоалкогольная продукция”) 260 коды буенча сидр, пуаре  һәм медовуха җитештерү һәм әйләнеше күләме чагылдырыла: алкогольле продукция җитештерүне, саклау һәм җитештерелгән алкогольле продукцияне җибәрүне хәл итүче оешмалар тарафыннан №№3,4,6,7 кушымталар нигезендәге формалар буенча декларацияләрдә; алкогольле продукцияне сатып алу, саклау һәм җибәрү белән шөгыльләнүче оешмалар тарафыннан №№5,6,7 кушымталар нигезендәге формалар буенча декларацияләрдә; алкогольле продукцияне ваклап сату белән шөгыльләнүче оешмалар һәм хосусый эшмәкәрләр тарафыннан №12 кушымта нигезендәге форма буенча декларациядә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International