Хәмер белән төнге сәгатьләрдә сәүдә итү – социаль куркыныч күренеш. Чөнки яшьләр арасында җинаятьчелек чәчәк атуга, төнге юл-транспорт һәлакәтләре ишәюгә турыдан-туры йогынты ясый ул.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы контрольлек-инспекция бүлеге белгечләре, федераль дәрәҗәдә алкогольне ваклап сатуны чикләү чаралары көчәйтелгәннән соң (хәмер сату тыелган урыннар исемлеген киңәйтү; стационар булмаган сәүдә объектларында хәмер сатуга тыю билгеләү; хәмер сату вакытын чикләүне гамәлгә кертү), чын мәгънәсендә тәүлек әйләнәсендә эшли.
Көн саен, 22.00дән 10.00 сәгатькәчә, алкогольле продукцияне сатуны чикләү ягыннан законны үтәү күзәтеп торыла.
Казан территориаль органы хезмәткәрләре соңгы 3 ай эчендә 165 тапкыр әнә шундый мониторинг үткәрде. Нәтиҗәдә алкогольле продукцияне сату вакытын чикләү ягыннан гамәлдәге законны бозуның 31 очрагы ачыкланды, административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелде, РФ КоАП 14.16 статьясы нигезендә административ йогынты чаралары күрү өчен, материаллар судка җибәрелде.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк: сатучылар тарафыннан хәмерне тиешсез вакытта сату очраклары сирәгәйде. Әлеге хокукка каршы гамәл өчен үзләренә карата җәза чарасы кулланылган сатучылар бу адымнан бөтенләй дә сагая башлады.
Озакка сузмыйча гына закон чыгаручыларыбыз хәл итәргә вәгъдә биргән тагын бер проблема бар әле. Хәмерне интернет-ресурслар аша сату (хәмерне өйгә төнлә китерү юлы белән) проблемасы ул.
Хәзер, беренчедән, хәмер сатуда файдаланыла торган сайтларны тыелган мәгълүматлы сайтларның бердәм реестрына кертү өчен законга үзгәрешләр кертү хакындагы мәсьәлә карала.
Икенчедән, штрафларны арттыру күздә тотыла. Хәмерне интернет аша төнлә сатуны туктатуга сәләтле бердәнбер чара бу. Шул исәптән ялган алыш-бирешләр ясауны туктатуга да (әйтик, клиент ниндидер бер әйбер сатып ала да, шуңа, мәсәлән, шампан шәрабе “бүләк” итеп бирелә).
Шуны да игътибарыгызга җиткерәбез: хәмерне интернет аша сатучыларны гына түгел, законны санга сукмыйча, табыш алу ягын гына каеручы ваклап сату өлкәсендәге сатучыларны да штрафларның дистәләрчә тапкырга артуы көтә.