Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе, җитәкче урынбасарлары һәм территориаль органнары начальниклары 2013 елның 12 декабре – Россия Федерациясе Конституция көнендә 12.00дән 20.00 сәгатькәчә гражданнарны шәхсән кабул итте.
Кабул итү барышында 36 гражданинның мөрәҗәгате карап тикшерелде. Гражданнар мөрәҗәгатьләре куллану законы өлкәсендәге мәсьәләләргә, шулай ук алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен дәүләти җайга салу өлкәсендәге законга кагылышлы булды.