Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Кадрлар сәясәте мәсьәләләре буенча советның кадрлар буенча комиссиясе 2025 ел йомгаклары буенча иң югары нәтиҗәләр күрсәткән дәүләт граждан хезмәткәрләре исемлеген раслады. Иң яхшы 34 кеше арасында-Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең контроль-инспекция бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Виталий Бадин.
Аның һөнәри казанышлары ведомство эшенә зур өлеш кертүе һәм хезмәт вазыйфаларын нәтиҗәле башкару үрнәге буларак билгеләп үтелде. Котлыйбыз!