2013 елның 20 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең дегустация залында алкогольле продукция буенча Республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы булачак. Чара барышында Татарстан Республикасында, шулай ук Россиянең башка төбәкләрендә җитештерелгән Россия шампан шәрабы дегустацияләнәчәк.
Дегустациягә тәкъдим ителгән продукциянең ваклап сатуда 0,75 л сыешлыклы бер шешә бәясе – 120-230 сум.