Декларантлар игътибарына!

2014 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе квартал саен Федераль форматта алкогольле һәм спиртлы продукциянең ваклап сатудагы әйләнеше күләмнәрен учетка алуны һәм декларацияләүне хәл итүче декларантларга 2013 елның 25 декабреннән декларацияләр тапшыру өчен төбәк системасының “Росалкогольрегулирование” мәйданчыгына (түбәндәге адрес буенча: https://service.alcolicenziat.ru/auth/login)   күчереләчәге турында хәбәр итә.

Декларацияләр әлеге мәйданчыкка “бер тәрәзә” кысаларында җибәрелә, ягъни декларация төбәк порталына, бер генә адреска җибәрелә (декларация автомат рәвештә федераль порталның икенче адресына җибәрелә). Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, айлык декларацияләрнең Мәгълүматлар базасыннан алынган мәгълүматлар нигезендә, декларацияләр проектларын эшләп, элеккечә үк, декларантларның электрон адресларына юллаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International