Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе 2013 елның 4 кварталы өчен федераль форматта декларацияләр кабул итүнең 2014 елның 20 гыйнварыннан да соңга калмыйча башлануы турында хәбәр итә.
Декларацияләр кабул итү йомгаклары буенча теркәлгән декларацияләр турында мәгълүмат Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе рәсми сайтының “Декларацияләү” бүлегенә урнаштырылачак.
Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне, әйләнешен һәм (яки) куллануны, җитештерү егәрлекләрен куллануны декларацияләгәндә ялган мәгълүмат күрсәткән өчен һәм (яки) декларация тапшыру тәртибен һәм срогын бозган өчен җаваплылык Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 15.13 статьясында күздә тотылган: вазыйфаи затларга биш меңнән ун мең сумга кадәр; юридик затларга – илле меңнән йөз мең сумга кадәр күләмдә административ штраф.