Казанда сыйфатсыз сөт ризыклары күләме 30 процентка җиткән

2013 елның 18 декабре, чәршәмбе

Бүген бу хакта шәһәребезнең сәүдә челтәрләрендәге сөт продукциясенә мониторинг үткәрү нәтиҗәләре буенча уздырылган матбугат конференциясендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Розалия Арсланова хәбәр итте.

Аның әйтүенчә, норматив документлардагы таләпләрне санга сукмау, яраклылык срогы чыккан, саклаганда, транспортка төяп китергәндә температура режимнары үтәлмәгән, маркировкасында кулланучы өчен дөрес булмаган мәгълүматлар күрсәтелгән товарлар сату очраклары ачыкланган. Әйтик, атланмай урынына еш кына спред сатылуы билгеләнгән. Казанның сәүдә челтәрләрендә сатып алынган 10 атланмай үрнәгенең 5се фальсификат дип танылган. Кайбер үрнәкләрдә майларның тулысынча үсемлек маена алыштырылганлыгы билгеле булган.

Арсланова кулланучыларны товар сатып алганда, кыйммәтрәк булса да, сыйфатлысын сайларга киңәш итә. Бер килограмм атланмай бәясе  100дән 320 сумга кадәр тирбәлә. Татарстанга читтән кертелә торган атланмай еш кына шактый ук очсызрак бәядән сатыла. Мәсәлән, “Кошкинский” май-сыр заводы, “Алев” ҖЧҖ, “Июнь” ҖЧҖ җитештергән крестьян атланмаеның килосы 100-120 сумнан сатыла. Шул ук вакытта “Просто молоко”, Зеленодол, Чистай сөт комбинатлары, “Алабуга сөте”җитештергән бер килограмм атланмай бәясе 250 сумнан башлана. Атланмай бәясенең очсызлыгы, кагыйдә буларак, рецептураны үтәмәүгә, составын юнь чималга алыштыруга бәйле.

    ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе быел 300дән артыграк предприятиедә сөт продукциясенә мониторинг ясаган. Шуларның 180еннән артыграгында сөт продукциясе составының маркировкасындагы мәгълүматларга туры килмәгәнлеге ачыкланган. 2014 елда республикага читтән кертелә торган сөт ризыклары сыйфатына контрольлек көчәйтеләчәк: ведомство белгечләре ай саен лаборатория тикшерүләре үткәрерүне планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International