Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә балалар уенчыкларының һәм төзелеш-отделка материалларының сыйфаты һәм сәламәтлек өчен куркынычсызлыгы проблемасына багышланган матбугат конференциясе булып узды.
Моңа кадәр исә программ чараларны тормышка ашыру кысаларында азык-төлек булмаган товарларга лаборатория тикшеренүләре уздырылган иде. Казан шәһәренең сәүдә предприятиеләрендә сатып алынган барлыгы 38 атамадагы уенчык (курчаклар, шалтыравыклар, резина уенчыклар җыелмалары һ.б.), 25 атамадагы төзелеш-отделка материаллары (лаклар, буяулар, түшәм һәм стена материаллары, обойлар һ.б.) үрнәкләре тикшерелде.
Балалар уенчыкларын сатуда төп проблемаларның берсе – Россиягә Кытайдан, башка Көньяк-Көнчыгыш Азия илләреннән түбән сыйфатлы, сабыйлар сәламәтлегенә зыян салырдай уенчыклар кертү, шулай ук Россия территориясендә дә шундый уенчыклар җитештерү, уенчыкларның сыйфаты һәм куркынычсызлыгы турында дөрес мәгълүмат күрсәтелмәү.
Контрольлек-күзәтчелек органнарының тикшерүләр нәтиҗәләре буенча уенчыкларны әйләнештән алу сәбәпләре булып уенчыкларның санитария-химик, токсикологик күрсәткечләре һәм тавыш катылыгы буенча куркынычсызлык таләпләренә туры килмәве, уенчыкларның сыйфатын һәм куркынычсызлыгын раслаучы документларның булмавы, товарларны маркировкалау таләпләренең санга сугылмавы тора.
Сыйфатсыз һәм сәламәтлеккә куркыныч белән янардай уенчыклар асылда Кытайдан (сыйфатсыз 15 уенчыкның 11е), 1әр үрнәге –Испаниядән, Мәскәү шәһәреннән (“Огонек” ЯАҖ), Чуашстаннан (“В.И.Чапаев исемендәге Чабаксар җитештерү берләшмәсе” ААҖ, Ленинград өлкәсенең Осиново бистәсеннән (“Радуга-дуга” ҖЧҖ) китерелгән булып чыкты.
Бәяләү уенчыкларның химик яктан югары дәрәҗәдә пычрак булуларын күрсәтте. Бу балалар уеннарын һәм уенчыкларын җитештерүдә түбән сыйфатлы чималның кулланылуы һәм технологиянең санга сугылмавы турында сөйли.
38 уенчыкның 8 үрнәгендә кулланучы өчен кирәкле мәгълүматның булмавы ягыннан “Уенчыкларның куркынычсызлыгы турында” Техник регламент таләпләренә туры килмәгәнлеге билгеләнде. Бу “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы таләпләрен бозу булып тора. Өстәвенә 6 уенчык үрнәгендә кулланучы өчен бернинди дә мәгълүматның күрсәтелмәгәнлеге ачыкланды.
Программ чаралар кысаларында, уенчыклардан тыш, төзелеш-отделка материалларына да тикшерүләр үткәрелде, чөнки торакның экологик чисталыгы һәм кешеләрнең тормыш сыйфаты турыдан-туры аларның сыйфатына һәм сәламәтлек өчен куркынычсызлыгына бәйле.
Санитария-гигиена, микробиологик, физик-химик күрсәткечләренең билгеләнгән таләпләргә туры килү-килмәвен билгеләү өчен лаборатория тикшерүләре уздырылган 25 атамадагы төзелеш-бизәү материалларына экспертиза нәтиҗәләре буенча бер үрнәктә – “Тиккурила” ҖЧҖ заказы буенча “Киилто-Клей” ЯАҖ (Россия, Мәскәү өлкәсе, Раменское шәһәре) җитештергән идән түшәмәләре өчен ТЕКС җилемендә җитештерү таләпләрен бозу ачыкланды (стирол матдәсенең рөхсәт ителгәннән күбрәк микъдарда һавага чыгып, очып йөрүе билгеләнде).