Россия базарына Казахстан аракысы агыла

2013 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

Таможня берлеге кертелгәннән соң Татарстан Республикасына Казахстаның алкогольле продукциясе агыла башлады. Бигрәк тә республикабызның көньяк-көнчыгышында бу проблема бик кискен тора. Көн саен шәхси затлар төрле автомобильләргә төяп Татарстанга каты градуслы алкогольле эчемлекләр алып керә. Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре полиция бүлекләре хезмәткәрләре белән берлектә, сатып җибәрү максатыннан чыгып, Казахстан Республикасыннан алкогольле продукция кертүнең түбәндәге очракларын билгеләде:

20.12.2013 ел, Бөгелмә шәһәренә кергәндә Түбән Камада яшәүче гр.А. үзенең автомобиленә төялгән Казахстанда җитештерелгән 420 шешә күләмендә хәмер продукциясе белән тотылды;

21.12.2013 ел, Бөгелмә шәһәренә кергәндә Казан шәһәрендә яшәүче гр.З. үзенең автомобиленә төялгән Казахстанда җитештерелгән 416 шешә күләмендә хәмер продукциясе белән тотылды;

22.12.2013 ел, Казан – Оренбург юлында Түбән Кама шәһәрендә яшәүче гр.С. үзенең автомобиленә төялгән Казахстанда җитештерелгән 348 шешә күләмендә хәмер продукциясе белән тотылды;

23.12.2013 ел, Бөгелмә шәһәренә кергәндә, Базар разъездында, Түбән Камада яшәүче гр.Ф. үзенең автомобиленә төялгән Казахстанда җитештерелгән 3882 шешә күләмендә хәмер продукциясе белән тотылды;

23.12.2013 ел, Казан – Оренбург автомобиль юлының 386 нчы чакрымында Башкортстан Республикасының Октябрьск шәһәрендә яшәүчеләр гр. Н., Г., Г., М., Х., Ш., И. автомобильгә төялгән Казахстанда җитештерелгән 2730 шешә күләмендә хәмер продукциясе белән тотылды;

23.12.2013 ел, Мәскәү – Чиләбе автомобиль юлының 1280 нче чакрымында Башкортстан Республикасының Агыйдел шәһәрендә яшәүче гр.Л. үзенең автомобиленә төялгән Казахстанда җитештерелгән 402 шешә күләмендә хәмер продукциясе белән тотылды.

Югарыда санап үтелгән барлык очраклар буенча административ тикшерү эшләре алып барыла. Полиция бүлекләре хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә шәхси затлар тарафыннан Казахстаннан алкогольле продукциянең үтеп керүенә юл куймас өчен актив эш алып бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International