“Росалкогольрегулирование” федераль форматта декларацияләр тутыру тәртибе турында хәбәр итә

2013 елның 30 декабре, дүшәмбе

“Росалкогольрегулирование” гамәлдәге закон нигезендә Лицензияләр реестры булдыра. Анда 2012 елның 2 ноябреннән башлап, лицензияләргә номер бирелә (Лицензияләр реестрындагы язу номерына туры килә торган).

2013 елның 4 нче кварталы өчен тапшырыла торган этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү, әйләнеше һәм (яки) куллану күләме турында декларацияләрдә  (оешма атамасы, ИНН, лицензиянең гамәлдә булу срогы туры килгәндә) лицензиянең түбәндә күрсәтелгән  теләсә кайсы реквизиты күрсәтелә:

* Хезмәтнең рәсми сайтына урнаштырылган Реестрдан мәгълүматлар нигезендә, Реестрдагы язу номерына туры килгән лицензия номеры;

* лицензия бланкы сериясе һәм номеры;

* лицензия бланкында күрсәтелгән лицензиянең теркәү номеры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International