Яңа ел яллары – тоташ эш көннәре!

2014 елның 10 гыйнвары, җомга

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы 2014 елның 1 гыйнварыннан 8 гыйнварга кадәр территориаль органда дежур тору, шулай ук алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнеше өлкәсендә законны үтәү буенча сәүдә объектларына мониторинг оештырды.

Бәйрәм көннәрендә “кайнар линия” эшләде. Шуның нәтиҗәсендә кулланучылар инде 1 һәм 2 гыйнварда ук телефон аша “Бүләк сертификатын кибеткә тапшырып, акчасын кире алып буламы?”, “Чегы сакланмаган бүләкне кибеткә тапшырып буламы?” кебегрәк сораулар белән мөрәҗәгать итү мөмкинлеге алды. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре барлык кулланучыларга да төпле киңәшләр бирде.

“Кайнар линия”гә хәмер сатуда закон бозулар буенча да гражданнардан шикаятьләр керде. Шикаятьләрне карап тикшерү һәм мониторинг үткәрү барышында: шәхси хуҗалыкта спиртлы продукция сатуның 1 очрагы, алкогольле продукцияне тиешле лицензиясез сатуның 2 очрагы (Чаллы шәһәрендә, Тукай районында), шулай ук сыра һәм алкогольле продукцияне тиешсез вакытта сату очраклары ачыкланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International