Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре 2014 елның гыйнвар ае бәйрәмнәрендә Чистай шәһәренең “Парус” кибетендә үткәрелгән контрольлек чаралары барышында Казахстан Республикасында җитештерелеп, билгеләнгән үрнәктәге маркалары булмаган алкогольле продукция белән сәүдә итүне ачыклады. Хосусый эшмәкәрдән законсыз әйләнештәге 14,5 литр күләмендә алкогольле продукция алынды. Тикшерү материаллары буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылды.
Шунысы кызык, узган елда әлеге кибеттә башка хосусый эшмәкәр сәүдә эшчәнлеге алып барган иде. Аңа да 2013 елның сентябрь һәм октябрь айларында шундый ук гамәлләре өчен административ хокук бозулар турында беркетмәләр тутырылды.