Алкоголь лицензиясенең гамәлдә булу вакыты чыкса, нишләргә: юрист киңәшләре

2014 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Алкогольле продукцияне сату һәм аның әйләнеше 22 ноябрь, 1995 ел, №171-ФЗ Федераль закон (23.07.2013 елгы ред.) (алга таба – Закон) нигезендә җайга салына.

Лицензия күп дигәндә 5 елга бирелә һәм кирәк булган очракта тагын шуның кадәр үк вакытка озайтыла. 22 ноябрь, 1995 ел, №171-ФЗ һәм “Росалкогольрегулирование” нең “Лицензиянең гамәлдә булу срогын озайту тәртибе” дигән мәгълүмати хаты нигезендә, лицензиянең гамәлдә булу срогын озайту түбәндәге документлар нигезендә хәл ителә:

1) лицензиянең гамәлдә булу срогын озайту турында гариза;

2) дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция күчермәсе. Аның күләме, Россия Федерациясе Салым кодексының 333.33 статьясындагы 1 пунктының 94 пунктчасы нигезендә, лицензиянең гамәлдә булуының һәр елы өчен 40000 сум тәшкил итә (РФ Хөкүмәтенең 06 декабрь, 1999 ел, №1344 карары ( 22.05.2013 елгы ред.) белән расланган Азык-төлек булмаган спиртлы продукцияне җитештерү, саклау һәм җибәрү эшчәнлеген лицензияләү турында нигезләмәнең 14 п.).

Квитанция күчерелмәсе тапшырылмаган очракта лицензияләүче орган дәүләт пошлинасын түләгәнлекне Дәүләт мәгълүмат системасы аша тикшерә. Документлар кабул итеп алынганнан соң 30 көн эчендә карап тикшерелә, лицензияләүче органнар карар кабул ителгәннән соң 3 көн эчендә компаниягә үзләренең нинди  карарга килгәнлекләре турында җиткерергә тиеш (Законның 19 ст. 17 п.3 абз.)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International