Сатудан алынган барлык контрафакт хәмернең (коньяк һәм аракы) Түбән Камага кояшлы Казахстаннан китерелгәнлеге ачыкланды. Хәмер продукциясендә легаль төстә сатылганлыгын раслаучы дәүләт үрнәгендәге федераль маркаларның юклыгы билгеләнде.
ЮХИДИ хезмәткәрләре 2013 елның соңгы көннәрендә багажниклары контрафакт хәмердән “сыгылып” торган 3 автомобиль йөртүчегә аяк чалды. 20 декабрьдә тәртип сакчылары шәһәргә керү юлындагы контроль-үткәрү постында тыелган продукция белән шыплап тутырылган “ундүртле” машинасын туктатты. Анда барлыгы 180 литр күләмендә 360 шешә аракы барлыгы билгеләнде. Шуннан соң өч көн узгач ЮХИДИ инспекторлары шәһәргә баручы “Газель автомобилен янә шул ук постта туктатып, 29,5 литр күләмендә 59 шешә аракыга юлыкты.
Яңа ел алдыннан алкогольнең легаль булмаган әйләнешенең тагын бер очрагы теркәлде: бу юлы тәртип сакчылары Чистай – Түбән Кама юлының 88 нче чакрымында алкогольле продукция белән түбәләмә диярлек тутырылган “Газель”не туктатты. Әлеге машина йөртүченең шәһәргә 926,8 литр күләмендә аракы һәм коньяк алып килергә ниятләнгәнлеге ачыкланды.
Шушы көннәрдә генә лицензиясез алкогольнең чираттагы партиясе табылды. Полиция хезмәткәрләре Корабельная урамындагы торак йорт ишегалдында чит илдә җитештерелгән бер машинаны тикшергәндә дәүләт үрнәгендәге федераль маркалары булмаган 44 шешә Казахстан аракысына тап булды.
Табылган барлык алкоголь тартып алынды, ә эш материаллары ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына җибәрелде. Административ тикшерү уздырылганнан соң Дәүләт инспекциясе белгечләре материалларны Түбән Кама шәһәр судына тапшырды.
Закон нигезендә, легаль булмаган алкогольне зур партияләр белән ташучыларга, контрафакт продукцияне конфискацияләп, аның легаль булмаган әйләнеше өчен штраф күздә тотылган.
Хәзерге вакытта контрафакт буенча өч административ эш судка җибәрелде, соңгы – дүртенче очрак буенча тикшерү бара. Тартып алынган барлык алкоголь суд карары чыгарылганчы Дәүләт алкоголь инспекциясендә сакланачак, карар кабул ителгәч, юкка чыгарылачак.
Укучыларны, контрафакт алкоголь ни өчен нәкъ менә Казахстаннан китерелә соң, дигән сорау борчыйдыр, мөгаен. Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, БДБ илләрендә, аерым алганда, Казахстанда хәмер бәясе Россиядәгегә караганда бермә-бер очсыз. Мәсәлән, Яңа елга кадәр Түбән Камада ярты литр аракы 170-180 сум торса, Казахстанда аны 40-60 сумга сатып алырга мөмкин булган. Әлбәттә инде, мондый продукциянең сыйфаты да ташка үлчим дәрәҗәсендә генә. Шәһәрдә яшәүчеләр мондый продукцияне сатып алган очракта агуланырга яки бөтенләй дә сәламәтлекләрен җитди какшатырга мөмкин. Шуңа күрә белгечләр, сәламәтлекне кайгырту йөзеннән, фәкать легаль продукцияне генә сатып алырга киңәш итәләр. Мәгълүм булганча, ихтыяҗ тәкъдим китереп чыгара бит. Контрафакт аракы һәм коньякка ихтыяҗ юк икән, тәкъдим дә булмаячак. Шуны истә тотарга кирәк.
Наталья Плотникова