Быелның 9 гыйнварында Зеленодол территориаль органы хезмәткәрләре полиция белән берлектә алкогольне легаль булмаган сатуны ачыклау буенча чираттагы рейд үткәрде. Рейд барышында Засорин урамында урнашкан җәмәгать мунчасындагы чайханәдә лицензиясез аракы сату факты билгеләнде.
Тикшерүчеләрнең бирегә беренче тапкыр гына килүе түгел инде, әмма аңа карап берни үзгәрми. Ваемсыз эшмәкәр ханым, үҗәтләнеп, лицензиясез генә хәмер сатуын дәвам итә. Шул рәвешле хокук бозганы өчен берничә тапкыр административ җаваплылыкка җәлеп итүләр дә, хәмерен тартып алулар һәм хәтта шактый ук зур күләмдә штраф түләтүләр дә аңа берничек тәэсир итми.
Сүз уңаеннан, шуны да искәртик: алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензия гамәлдә булуының һәр елы өчен 40 ар мең сум тәшкил итә, һәм ул устав капиталы (җәмәгать туклануы предприятиеләре өчен устав капиталы күләме билгеләнмәгән) кимендә 300 мең сум тәшкил иткән юридик затларга гына бирелә. Сәүдә объекты тиешле таләпләргә туры килергә, шул исәптән шәһәрдә объектның мәйданы кимендә 50 кв.метр (авылда – 25 кв.м) тәшкил итәргә тиеш.
Югарыда телгә алып үтелгән “забегаловка” (“Чайханә” дигән язулы бу сәүдә объектын башкача атап та булмый), әлбәттә инде, әлеге стандартларга туры килми. Шуңа күрә эшмәкәр ханым артыгын мәшәкатьләнүне кирәк дип тапмаган, күрәсең. Бәлки, лицензия бәясен кыйммәтсенгәндер. Объектны тәртипкә китерүгә, ремонтка, лицензиягә, документлар җыю өчен юристка түләргә акча кирәк. Штраф түләп, хәмер сатуны дәвам иттерүең очсызракка төшә ич...
Шулаен-шулайдыр, тик мондый кешеләр шикле керемгә омтылып, закон бозуларын белмиме икән әллә соң? Алай дисәң, алар үзләренә кирәк чагында законлы мәнфәгатьләрен үтәүне таләп итә беләләр бит. Тикшерү материаллары судка җибәрелгән очракта судьяларга, янәсе баш бетәрлек бернәрсә дә эшләмәгәнлекләрен төкерек чәчә-чәчә дәлилләргә, штрафтан (әйтергә кирәк, әлегә шактый ук гуманлы сумма) котылып калу гына түгел, тартып алынган хәмерләрен соңгы граммына, миллилитрына кадәр кире кайтарырга маташып, ниләр генә кыланмыйлар.
Хөрмәтле Зеленодол шәһәрендә һәм республикада яшәүчеләр! Хәмерле эчемлекләрне лицензиягә ия булган сәүдә объектларында гына сатып алыгыз. Лицензиясе булмаган сәүдә нокталарыннан хәмер сатып алу һәм аны куллану бик аянычлы төгәлләнергә мөмкин. Хәмерне законсыз сату очракларына юлыксагыз яки бу хакта ишетсәгез, “Кайнар линия” телефоннарына (8-84371-5-85-15, 4-58-78) шалтыратыгыз яки ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең рәсми сайтына (http://gosalcogol.tatar.ru) хәбәр юллагыз.
Безнең белгечләребез кичекмәстән сезнең хәбәрне игътибар үзәгенә алачак.