Хәмер законсыз әйләнештән алынды

2014 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

2014 елның гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына “Юлия” сәүдә павильонында  тәүлек әйләнәсендә алкогольле продукция сатылу турында шәһәрдә яшәүчеләрдән  шикаять керде. Территориаль орган белгечләре кичекмәстән әлеге сәүдә объектына юл тотты. Иң элек аның стационар түгеллеге ачыкланды. Димәк, бу сәүдә объектында зур градуслы хәмер генә түгел, хәтта сыра да сатарга ярамый, дигән сүз. Контрольлек чараларына эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре дә җәлеп ителде. Оператив гамәлләр барышында сәүдә ноктасыннан 1767 литр күләмендә алкогольле продукция, шул исәптән 1738 литр сыра һәм 29 литр зур градуслы хәмер (шуның 7,5 литры Казахстан Республикасында җитештерелгән, билгеләнгән үрнәктәге маркалары булмаган алкоголь) сатудан алынды. Хәзерге вакытта административ тикшерү эше алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International