Әтнә муниципаль районының Күңгер авылында чаралар

2014 елның 17 гыйнвары, җомга

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре территориаль орган җитәкчесе катнашында Күңгер авылында, кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү, халыкның кулланучы буларак аң-белемнәрен арттыру максатыннан чыгып, консультацияләр һәм практик эш рәвешендә халык арасында аңлату эше үткәрде. Әлеге чарада авыл җирлеге башлыгы И.И.Галиәхмәтов һәм  мәҗбүри медицина иминиятләштерүе (ОМС) белгечләре катнашты.

Чарада, кулланучы буларак, гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре: кимчелекле товар сатып алганда һәм товарда кимчелекләр ачыкланганда  кулланучыларның хокукларын яклау, кулланучыларның теге яки бу таләпләрен канәгатьләндерү сроклары, сыйфатсыз товарны башкасына алыштыру, шулай ук көнкүреш хезмәтләре күрсәтүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды.

 Күңгер урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10,11 нче сыйныф укучылары арасында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча ачык дәресләр үткәрелде.

Әлеге чараның төп максаты – үсеп килүче буынны базарда төрле хәлләр килеп туганда үзеңне ничек дөрес итеп тотарга, кулланучылар буларак, укучыларны  үз хокукларына һәм бурычларына өйрәтү, товарлар (эшләр башкару, хезмәтләр күрсәтү) сатып алганда дөрес карарларга килергә өйрәтү.

Соңыннан шул ук авылда урнашкан “Мануфактура” ҖЧҖ супермаркеты сатучылары өчен семинар-уку оештырылды. Әлеге семинарның максаты – кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү, товарлар һәм халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту.

Чарада катнашучыларга  Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре, “Кулланучылар хокукларын яклау турында”  РФ Законы нигезендә аңлатмалар бирелде. Сатучылар белән әңгәмә барышында сатудагы азык-төлек товарларының яраклылык һәм саклау срокларын  контрольдә тотуга, алкогольле продукцияне сату вакытын чикләү режимын үтәүгә аерым игътибар юнәлтелде. Шулай ук “Гражданнарның сәламәтлеген тирә-юньдәге тәмәке төтене һәм тәмәке тартуның аянычлы нәтиҗәләре йогынтысыннан саклау турында” 23.02.2013 ел, №15-ФЗ Федераль закон нормалары аңлатылды.

Бүлек белгечләре чараларның һәрберсе азагында чарада катнашучыларга тиешле методик рекомендацияләр һәм мәгълүмати материаллар өләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International