2014 елның 23 гыйнварында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы бинасында “Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең 2013 елдагы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2014 елга бурычлары” дигән темага Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучы хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең йомгаклау киңәшмәсе уздырыла.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш. Халиков, Алкоголь базарын җайга салу буенча федераль хезмәтнең Идел буе федераль округындагы төбәкара идарәсе җитәкчесе Е.И.Качалин, дәүләт структуралары, күзәтчелек органнары җитәкчеләре, шулай ук республика районнарының хакимият башлыклары катнаша.