2013 елның 21 гыйнварында Әлмәт шәһәренең “ЦДЮТ” МБУ матбугат залында “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән темага республика күләмендәге Олимпиада җиңүчеләрен һәм призерларны, шулай ук җиңүчеләрне әзерләгән укытучыларны бүләкләү булды.
Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко, башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Айдар Каюмов, Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәренең Мәгариф идарәсе начальнигы Рафаэль Ганиев, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, укытучылар, Әлмәт муниципаль районы мәктәпләрендә белем алучы 300 дән артыграк укучы, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе 2013 елда “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән темага мәктәп укучылары арасында Олимпиада оештырган иде. Олимпиадада Түбән Мактама 2 нче мәктәбе укучысы Дамир Исламов җиңде. Гүзәлия Гатауллина (5 нче гимназия), Алия Арсланова (7 нче урта мәктәп), Сөмбел Газизова (7 нче урта мәктәп), Диләрә Гайфуллина (10 нчы урта мәктәп) призлы урыннар алды.
Тантанада “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча уздырылган Олимпиада җиңүчеләренә һәм призерларга бүләкләр тапшырылды.
И.А.Марченко әйтүенчә, Татарстан Республикасы җиңүчеләрнең казанышлары белән горурлана. Мәктәп укучылары арасында оештырылган Олимпиаданың барлык этапларын узу барышында алган белемнәре аларның тормышында ярдәм итәчәк, алга таба илебез һәм республикабызның иң яхшы вузларында белем алуга әйбәт мөмкинлекләр ачачак.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе укучыларны “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча республика күләмендәге Олимпиадага әзерләгән укытучыларга эчкерсез рәхмәт сүзләре җиткерде. Бөек акыл ияләреннән берсе, язмышны көтеп ятмыйлар, ә булдыралар, дигән. Безнең җиңүчеләребезгә үз язмышларын булдыруда белемгә һәм яңаны булдыруга сусауларын басу өчен бетмәс-төкәнмәс белем чишмәсенә юл күрсәтүче остазлары, укытучылары ярдәм итә. Бүгенге җиңүләрендә – аларның хезмәте, күңел халәте һәм горурлыгы. Җиңү – укучы һәм укытучының уртак хезмәте нәтиҗәсе, диде И.Марченко.