2013 елның 12 ай йомгаклары буенча Татарстан предприятиеләре тарафыннан алкогольле продукцияне җитештерү күләме 2012 елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 34 процентка артып, 94,45 млн л күләмендә тәшкил итте, дип хәбәр итте ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко. 2012 елда әлеге күрсәткеч 70,71 млн.л булган.
Бүген республика Мәдәният министрлыгында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең йомгаклау коллегиясе булды. Анда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм 2014 елга бурычлары билгеләнде. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Алкоголь базарын җайга салу буенча федераль хезмәтнең Идел буе федераль округындагы төбәкара идарәсе җитәкчесе Евгений Качалин, дәүләт структуралары, күзәтчелек органнары җитәкчеләре, шулай ук республика районнары хакимият башлыклары катнашты.
Бүген йомгаклау утырышында ведомство башлыгы шулай ук 2013 елда ачыкланган тиешле лицензиясез алкогольле продукция сату очракларының 2012 елдагы белән чагыштырганда 4 процентка артканлыгын (2013 елда – 186 очрак, 2012 елда – 179 очрак) да билгеләп үтте.
2013 елда һәм 2014 ел гыйнварының берничә көнендә Казахстаннан алкогольле продукция китергәндә 54 машина тоткарланган. Шул рәвешле якынча 40 мең л күләмендә хәмер тартып алынган. Казахстаннан китерелә торган алкогольле продукциянең билгеләнгән үрнәктәге акциз маркаларыннан башка гына сатылганлыгы билгеле. Бу гамәлдәге законны бозу булып тора һәм аның өчен административ җаваплылык каралган.