“Татспиртпром” алкоголь җитештерү буенча РФдә 1 нче урынга чыкты

2014 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2013 елда Татарстан, Россиядә алкогольле продукция җитештерү буенча Мәскәү өлкәсеннән генә калышып,  икенче урынга чыкты. Предприятиеләр 94,5 млн литр күләмендә алкогольле продукция җитештерде. 2012 елдагы күрсәткечтән 34 процентка күбрәк бу, дип хәбәр итте ведомство җитәкчесе Игорь Марченко ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең йомгаклау утырышында. Аның әйтүенчә, мондый күрсәткечкә “Татспиртпром” ААҖ хисабына ирешелгән. Россия күләмендә җитештерелә торган продукциянең 30 проценты “Татспиртпром”га туры килә.

И.Марченко мәгълүматларына караганда, “Татспиртпром” алкоголь җитештерү буенча РФдә беренче урынга чыккан. “Татспиртпром”ның элегрәк аракы җитештерү буенча РФдә лидер булып торганлыгын искә төшерик. Җитештерелә торган продукциянең төп өлешен аракы – 76 млн л – тәшкил итә. Бу күрсәткеч буенча Татарстан инде менә 3 ел дәвамында Идел буе федераль округында беренчелекне тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International