Татарстан Республикасына Казахстаннан 40 мең литр ялган аракы кертмәкче булганнар

2014 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2013 ел йомгаклары буенча республикага 30 млн л алкогольле продукция кертелгән. Тикшерү нәтиҗәләре шуның 680 мең литрының  ГОСТ һәм легальлек таләпләренә туры килмәвен күрсәтте, дип хәбәр итте ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе начальнигы Игорь Марченко. Бракка чыгарылган хәмернең 46 проценты шәрабларга, 15 проценты – аракы, 14 проценты  – коньяк, 9 проценты – шампан һәм күбекле шәрабларга туры килә.

 ТР буенча Эчке эшләр министры урынбасары, полиция начальнигы Рафаил Гыйльманов сөйләп үткәнчә, контрафакт хәмер белән тәэмин итүнең 6 каналы ябылган. Ул Татарстан чигендә тартып алынган 40 мең литр күләмендәге аракының Казахстанда җитештерелгән ялган аракы булганлыгын  аерым игътибар үзәгенә алды. Министр урынбасары әйтүенчә, Казахстанның контрафакт аракысы белән Кытай кызыксынырга өлгергән. “Әлеге аракы өчен шешәләр һәм бөкеләр Кытайда җитештерелә дә башлаган инде”, – дип хәбәр итте ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International