Узган елда кулланучылар законнарына кагылышлы мәсьәләләр буенча гражданнарның мөрәҗәгатьләре саны кимү (2012 елда – 23823 мөрәҗәгать, 2013 елда – 21979 мөрәҗәгать) күзәтелде. 2013 елда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан карап тикшерелгән мөрәҗәгатьләрнең (кулланучылар базары өлкәләре буенча): 85,7 проценты – сәүдә өлкәсенә; 8,7 проценты – көнкүреш хезмәтләре күрсәтү; 1,1 проценты – торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү; 4,5 проценты – башка хезмәтләр күрсәтүгә туры килә.
Мөрәҗәгатьләрнең 87,6 проценты судка кадәр тәртиптә кулланучылар файдасына хәл ителде.
2013 елда республиканың сәүдә объектларында барлыгы 1 миллион 700 мең сумлык саклау срогы чыккан товар сатудан алынды. 2012 елдагыга караганда 10 процентка күбрәк бу.
Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлегендә алкогольле продукциянең сыйфатына, сәламәтлек өчен куркынычсызлыгына, алкогольле продукцияне җитештерүнең һәм әйләнешенең легальлегенә контрольлек итү мөһим бурыч булып тора.
2013 елда республикага кертелгән алты меңнән артыграк атамадагы 30 млн.л күләмендә хәмер продукциясе тикшерелде. 680 мең литрдан артыграк продукция ГОСТ, куркынычсызлык һәм легальлек таләпләренә туры килми дип танылды.
Ел йомгаклары буенча алкогольле продукцияне сатуның тугыз йөз җитмеш мең декалитрга (13 процент), ә аракы сатуның – бер миллион алтмыш мең декалитрга (24 процент) кимүе билгеләнде.
2013 елда республикабызда хәмер белән агулануның 1594 очрагы теркәлде, 2012 елда әлеге сан 1137 гә (40 процентка үсеш) тигез иде.
2013 елда (2012 ел белән чагыштырганда) тиешле лицензиядән башка гына алкогольле продукцияне сатуның билгеләнгән фактлары 4 процентка диярлек артты (2013 елда – 186 факт, 2012 елда – 179 факт).
2013 елда һәм 2014 елның гыйнварында Казахстаннан алкогольле продукция китергән 54 машина тоткарланып, якынча 40 мең л күләмендә законсыз хәмер тартып алынды.