Теләче районында “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән темага Олимпиада призерларын котлау булды

2014 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

27 гыйнварда Теләче районы хакимиятенең актлар залында республикабызның мәктәп укучылары арасында “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән темага республика күләмендә уздырылган Олимпиада призерларын бүләкләү тантанасы булып узды.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Фәннур Гәптелбәр улы Хамматов, Теләче муниципаль районы аппараты җитәкчесе И.Мөбинов, Теләче муниципаль районы хакимияте башлыгы урынбасары А.Фәтхуллин, районның Мәгариф идарәсе начальнигы Р.Гарипов, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, укытучылар, район оешмалары җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Чарада катнашучыларга тәбрикләү сүзе белән Ф.Хамматов мөрәҗәгать итте. Теләче районы мәктәп укучылары командасының баштан ук әзерлек һәм сан ягыннан үзен күрсәтә алуы билгеләп үтелде. Йомгаклау этабына чыккан республика күләмендәге Олимпиадада катнашучы иң көчле 35 укучының 4се нәкъ менә Теләче районыннан булганлыгы искәртелде. “Ныклык һәм җиңүгә омтылыш” номинациясендә Теләче районы Иске Җөри урта мәктәбе укучысы Нурмиева Зөһрә Зиннур кызы Теләче урта мәктәбе укучысы Фәрхуллина Алинә Марс кызы; “Эссе темасын ачуга иҗади якын килгән өчен” номинациясендә Теләче районы Олы Мәтәскә авылының Ф.Хөсни исемендәге урта мәктәбе укучысы Бикчәнтәева Илзирә Илшат кызы; “Эссе язуда үзенчәлекле сәнгати якын килгән өчен” номинациясендә Теләче районы Олы Нырсы урта мәктәбе укучысы Әхмәтшина Айгөл Якуп кызы Олимпиада призерларына әйләнде.

Шулай ук Ф.Г.Хамматов укучыларны “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча республика Олимпиадасына әзерләүдә катнашкан укытучыларга Татарстан Республикасында кулланучыларны агарту системасын үстерүгә керткән өлешләре өчен эчкерсез рәхмәт сүзләре җиткерде. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары мәгариф учреждениеләре тырышлыгыннан, мәгълүмати чаралар һәм ресурслар ярдәменнән  башка гына гражданлык җәмгыятенең акыллы һәм актив кулланучылар һәм намуслы эшмәкәрләр катлавын булдырып булмауны билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International