Колбаса кирәкмиме?

2014 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

2014 елның 20 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына М.ханым Менделеев районындагы бер авыл җирлегендә урнашкан ике кибетне тикшерү үтенече белән мөрәҗәгать итте.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрен санга сукмауның күп кенә очраклары теркәлде. Кибетләрнең берсендә яраклылык срогы чыккан колбаса продукциясенең (якынча 2,5 мең сумлык)  сатудан алынмыйча ятуы ачыкланды. Шул ук вакытта әлеге авыл җирлегендә нибары 400ләп кенә кеше яшәвен искәртеп үтәргә кирәк. Саклау вакыты чыккан продукция ассортиментында декабрьдән, октябрьдән һәм хәтта августтан бирле кибет киштәсендә  яткан колбасалар табып булуын билгеләп үтик.

Тикшерү материаллары “Роспотребнадзор”ның Татарстандагы идарәсенә карап тикшерүгә җибәрелде.

Хөрмәтле кулланучылар! Азык-төлек сатып алганда уяурак булсагызчы!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International