Түбән Кама территориаль органына кулланучыдан Сарман районындагы бер авыл кибетендә сәүдә кагыйдәләренең санга сугылмавы турында шикаять керде. Баксаң, әлеге кулланучы төрелмәсендә бернинди дә мәгълүмат күрсәтелмәгән печенье сатып алган икән.
2013 елның 24 гыйнварында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре Сарман районының Дүсем авылы кибетендә планнан тыш тикшерү үткәрде. Тикшерү нәтиҗәләре, чыннан да, гаризада күрсәтелгән мәгълүматларны раслады. Тикшерү барышында җитештерү датасы күрсәтелмәгән печеньеның пакетларга тутырып куелуы, шулай ук киштәләрдә бернинди мәгълүматсыз продукциянең дә урын алуы ачыкланды.
Товарны кемнең һәм кайчан җитештерүе, күпме сакланылырга тиешлеге – барысы да яшерен “сер”?! Ә мондый товарны сатып алган һәм кулланган кеше белән берәр нәрсә булса ...
Үткәрелгән планнан тыш тикшерү нәтиҗәләре буенча барлыгы 2503 сумлык продукция сатудан алынды. Тикшерү материаллары, Россия Федерациясе законы нигезендә чаралар күрү өчен, “Роспотребнадзор”ның Татарстандагы идарәсенең Сарман муниципаль районы территориаль бүлегенә җибәрелде.
Шул ук көнне ТР Сарман муниципаль районының Ләшәү-Тамак авылы урта мәктәбендә Түбән Кама территориаль органының эчке базарны координацияләү бүлеге белгече белән очрашу уздырылды. Чара барышында укучылар Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эшчәнлеге, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ законы нигезләмәләре һәм төп төшенчәләре, кулланучы, сатучы, эш башкаручы, товар, хезмәт күрсәтү кебек төшенчәләр белән таныштырылды. Чарадан соң укучылар һәм укытучыларга “Pulse” газетасының яңа саны өләшенде.