2014 елның 24 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Спас районының Никольское авылында булды. Биредә кулланучы гаризасы буенча яраклылык срогы чыккан товарларның сатылу-сатылмавын ачыклау өчен ике хосусый эшмәкәргә карата тикшерү үткәрелде. Гаризада күрсәтелгән фактлар, чыннан да, расланды. “Викэль” һәм “Валерия” кибетләре киштәләрендә барлыгы 1222 сумлык саклау вакыты чыккан азык-төлекнең искереп ятуы ачыкланды. Хуҗалык итүче субъектлар белән гамәлдәге законны берничек тә бозарга ярамавы турында әңгәмәләр үткәрелде һәм ачыкланган бозуларны юкка чыгару зарурилыгы турында күрсәтмәләр язып тапшырылды. Тикшерүләр материаллары тиешле ведомстволарга карап тикшерүгә җибәрелде.
Моннан тыш Никольское авыл җирлеге бинасында гражданнарны күчмә кабул итү оештырылды, Никольское урта мәктәбендә “Кулланучы белеме нигезләре” буенча класстан тыш дәрес уздырылды, укучылар анкета сорауларына җаваплар язды.
Авылга барып чыгуыбызның кулланучыларга файдасы тиясенә, ә инде үткәрелгән тикшерүләр һәм семинарларның хуҗалык итүче субъектлар өчен әйбәт сабакка әйләнәсенә ышанабыз.