2013 елда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе “2013-2015 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” озак срокка исәпләнгән максатчан программаны тормышка ашыру кысаларында, үсеп килүче буынның, кулланучы буларак, аң-белемнәрен арттыру максатыннан чыгып, гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән темага Олимпиада үткәрде.
2014 елның 28 гыйнварында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы начальнигы Гөлшат Тавис кызы Вафина тантаналы төстә республика күләмендәге Олимпиада призеры Регина Тимур кызы Маненкованы котлады. Регинага I дәрәҗә диплом һәм кыйммәтле бүләк “А.С.Пушкин исемендәге 78 нче лицей” ның актлар залында тапшырылды. Кызда фәнгә мәхәббәт уяткан һәм аны Олимпиадага әзерләгән җәмгыять белеме укытучысы Наталья Николаевна Каранаевага да эчкерсез рәхмәт сүзләре җиткерелде.
Гөлшат Тавис кызы Вафина әйтеп үткәнчә, әлеге чара кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә куллану турында законны популярлаштыру һәм пропагандалауга, шулай ук укучыларның кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен тирәнтен өйрәнүгә кызыксынуларын арттыруга юнәлдерелгән.