2014 елның 29 гыйнварында Әлмәт районының каты көнкүреш калдыклары полигонында Казахстаннан килгән хәмернең зур партиясе (1578 шешә) юкка чыгарылды.
2013 елның 13 ноябрендә полиция бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелгән контрольлек-инспекция чаралары барышында Әлмәт районының Түбән Мактама бистәсендәге шәхси йортларның берсендә Казахстан Республикасында җитештерелгән “Кристалл Пшеничная” аракысын сату факты билгеләнгән иде. Тикшерү барышында 2 атамадагы 1488 шешә аракы һәм 90 шешә коньяк тартып алынды. Әлмәт җәмәгать судының 2013 елның 9 декабрендә чыгарылган карары нигезендә, хәмерне законсыз саткан зат, алкогольле продукциясе конфискацияләнеп, административ җаваплылыкка тартылды.
Шуның нәтиҗәсе буларак, республика территориясенә контрабанда ысулы белән кертелгән мең ярымнан артыграк аракы шешәсе бульдозерның чылбырлы тәгәрмәчләре астында калды.