Олимпиада призерларын бүләкләү

2014 елның 31 гыйнвары, җомга

Мәктәп укучылары өчен оештырылып килә торган олимпиадалар, балаларны үзләренә һаман саен күбрәк җәлеп итеп, елдан-ел популярлаша бара. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, мәктәп укучыларының кулланучы буларак аң-белемнәрен арттыруга багышланган озак сроклы максатчан программа чараларын үтәү йөзеннән, 2013 елда гомуми белем бирү мәктәпләрендә һәм махсус урта белем бирү учреждениеләрендә белем алучылар өчен куллану белемнәре нигезләре буенча республика күләмендә Олимпиада үткәргән иде. Куллану белеме өлкәсендә үтә мәгълүматлы булуларын күрсәтеп, Олимпиаданың йомгаклау этабына чыккан укучыларның берсе дә игътибарсыз калмады: аларның һәммәсенә мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Аксубай муниципаль районы Иске Ибрай авылы урта мәктәбе укучысы Хәйруллина Илзидә Ирек кызы барлык турларда уңышлы катнашып, “Ныклык һәм җиңүгә омтылыш өчен” номинациясендә призерларның берсенә әйләнде. Уңышка ирешкән кызны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Илнар Хәсәнша улы Тимриев котлады. Олимпиада “чемпионы”ның җиңүгә юлы турында баш “тренеры” – мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Рамил Хафиз улы Сөләйманов сөйләде. Илнар Хәсәнша улы ирешелгән уңышлар белән генә канәгатьләнеп калмыйча, яңа үрләргә ирешүне теләде. Ул шулай ук мәктәп директоры, завучлар, укытучыларга да хезмәттәшлек итүләре һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.

Без мондый чараларда катнашуның еллык традициягә әйләнәсенә өметләнәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International